Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мамадыш районының җитештерү объектларында булды

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Сәфәр барышында министр «Нократ» сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты, анда резидентлар белән очрашты һәм җитештерү объектларын карады. Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук Мамадыш районының төп предприятиеләрендә — «РМ Агро» ҖЧҖендә, «Азбука сыра» ҖЧҖ заводында һәм Мамадыш кирпеч заводында булды.

80 Га мәйданлы «Нократ» сәнәгать паркы федераль һәм республика акчалары хисабына төзелгән. Үсешнең һәм хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре буларак агросәнәгать комплексында биотехнологияләр, азык-төлек продуктлары җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү билгеләнә.

Министр Мамадыш районының зур потенциалын һәм тотрыклы үсешне тәэмин итү өчен сәнәгать инфраструктурасын ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук җаваплы затлар белән сәнәгать паркының киләчәк үсеше планнары, уртак эш юнәлешләре турында фикер алышты һәм мәйданчык ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану буенча тәкъдимнәр кертте.

Шулай ук министр визитының мөһим вакыйгасы булып «АрсеналГидро» ҖЧҖ металл конструкцияләре цехы — районның сәнәгать үсеше өчен стратегик инвестиция проекты нигезенә беренче таш салу булды.

Яңа цех җитештерү куәтләрен сизелерлек арттырырга, җитештерелә торган продукция линейкасын киңәйтергә һәм район халкы өчен өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм «АрсеналГидро» ҖЧҖ директоры Алсу Зәйнуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International