Татарстанның югары технологияле КУЭ предприятиеләре 3 % белән ташламалы кредитлар алачак

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Кече һәм урта технологик компанияләр өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы аркасында кредитлар алу уңайлырак булачак. Хөкүмәт КУЭ ның югары технологияле предприятиеләре өчен ташламалы кредит бирү кагыйдәләрен раслады. Хәзер югары технологияле компанияләр киметелгән – 3% тан артмаган процент ставкасы белән кредитлар ала алачак.

Инвестиция максатларына яки әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредитның максималь күләме 3 елга кадәр 500 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Программа шартлары буенча, технологик компанияләр – КУЭ субъектлары кайбер критерийларга туры килергә тиеш. Әйтик, соңгы календарь елда керем күләме 100 млн сумнан, керемнең еллык җыелма уртача үсеш темпы (CAGR) 12% тан да ким булмаска тиеш, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә (мәсәлән, патент) теркәлгән хокукларга ия булырга кирәк. Программа КУЭ Корпорациясе тарафыннан тармак һәм төбәк экспертлары катнашында тормышка ашырылачак, алар проектларга экспертиза ясаячаклар. Катнашучылардан гаризалар кабул итү МСП.РФ цифрлы платформасы аша апрель аенда башланачак. Кредитларны КУЭ банк бирәчәк.

Кредит алу өчен залог белән тиешенчә тәэмин ителмәгән очракта, программада катнашучы шулай ук, кредит буенча гарантия алу өчен, КУЭ корпорациясенә мөрәҗәгать итә ала.

Федераль бюджетта якындагы өч елда ташламалы кредитларны субсидияләүгә 4 млрд сумга якын акча каралган. 2022 елда – 750 млн сум, 2023 елда – 1,4 млрд сум, 2024 елда – 1,8 млрд сум.

Яңа финанс инструменты «Икътисади сәясәт һәм инновацион икътисад» дәүләт программасына кергән «Взлет от старта до IPO» федераль проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International