Татарстанның 13 оешмасы илнең система барлыкка китерә торган предприятиеләре исемлеген тулыландырды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

24 мартта Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов рәислегендә узган санкцияләр шартларында Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясенең финанс секторының һәм икътисадның аерым тармакларының тотрыклылыгын арттыру буенча ярдәмче комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия икътисадының система барлыкка китерә торган предприятиеләре исемлегенә өстәмә рәвештә Татарстан Республикасының 13 оешмасы кертелде. Хәзерге вакытта Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегендә республиканың 44 оешмасы бар.

Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмаларының федераль исемлегенә кертелгән Татарстан компанияләре кайбер финанс чараларын алырга мөмкин. Бу – товарларны сату, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында субсидияләр; кредитлар яисә облигация займнары буенча РФ Дәүләт гарантияләре. Әлеге ярдәм чараларын алу өчен, система барлыкка китерә торган оешма тармак федераль министрлыгына мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук система барлыкка китерә торган предприятиеләр өчен ташламалы кредитлар каралган. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен бу сумма еллык 10 % ставка белән 5 млрд сумга кадәр тәшкил итә. Сәнәгать һәм сәүдә оешмалары өчен 10 млрд сумга кадәр, компанияләр төркеменә – 30 млрд сумга кадәр, 12 айга кадәр 11% ставка белән. Ташламалы кредитлар алу өчен вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Система барлыкка китерә торган предприятиеләргә дәүләт ярдәме –санкцияләр шартларында кризиска каршы федераль ярдәм чарасы. Ярдәм программаларыннан федераль исемлеккә кертелгән предприятиеләр файдалана ала.

Федераль ярдәм чаралары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International