«Илкүләм проектлар: Татарстан – 2021» республика фотобәйгесенә йомгак ясалды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

30 мартта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы Комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча утырышында «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2021» республика фотобәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Бәйгегә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнарыннан 11 илкүләм проект буенча 2500 дән артык эш тәкъдим ителгән иде.​

Төп номинацияләр буенча җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Бәйгедә актив катнашканнары һәм халык белән эшне оештырганнары өчен министр урынбасары Айрат Шәмсиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге технологияләре үзәгенә, Лениногорск муниципаль районына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан районнарында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында иң яхшы видеороликлар өчен бүләкләр белән Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина; Алексеевск муниципаль районы Башлыгы урынбасары Галина Белова, Питрәч муниципаль районы Башлыгы урынбасары Венера Игнатьева бүләкләнде.

Бәйгенең төп призы Гран-прига Әлмәт, Биектау, Чүпрәле муниципаль районнары һәм Казан шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International