Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб эше кысаларында «Химград» индустриаль паркы предприятиеләрендә булдылар, санкцияләр шартларында компанияләрнең агымдагы эше һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар.
Беренче Сotton Way предприятиесендә булдылар. Предприятие республика хастаханәләренә текстиль, урын-җир кирәк-яракларын арендалау һәм чистарту буенча хезмәт күрсәтә. Кер юу фабрикасы тәүлегенә 30 тонна текстиль эшләнмәләрен чистарта. Икътисад министры билгеләп үткәнчә, компания тотрыклылыкны саклап кала һәм киңәйтү буенча планнар төзи.
«Чит ил технологияләре һәм җиһазлары булуга карамастан, компания кооперация элемтәләрен саклап кала алды, җитештерүне дәвам итә. Хезмәткәрләр штаты үзгәрешсез, заказлар элеккеге күләмдә сакланган, компания хезмәтләр исемлеген киңәйтүне – хастаханәләрнең медицина персоналын форма белән тәэмин итү проектын карый. Без сәламәтлек саклау учреждениеләрен кирәкле текстиль белән тәэмин итү буенча алар алдында торган барлык бурычлар да сыйфатлы башкарылуын дәвам итәр дип ышанабыз», – дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Компания мәгълүматларына караганда, логистик чылбырлар бозылмаган, фирма чыгым материаллары һәм текстиль запасларын тулыландыруны дәвам итә, җитештерүнең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан чит ил җиһазлары өчен үзебезнең запас частьләрне кертүнең альтернатив вариантларын эшли.
Киләсе пункт – имплантлар җитештерү буенча компания булды. Предприятие чит ил җиһазларын санкцияләргә кадәр сатып алган иде. Хәзерге вакытта комплектлый торган детальләрне базардан китмәгән тәэминатчылардан сатып алалар. Фирма мәгълүматларына караганда, заказлар ике тапкыр арткан.
Шулай ук сәнәгать авыл хуҗалыгы дроннары җитештерүчеләрнең дә китерү өлкәсендә проблемалары юк. Аларның продукциясенең утыз проценты гына чит илнеке. Җитештерүче законнарны үзгәртү зарурлыгы турындагы мәсьәләне күтәрде.
«Химград» индустриаль паркында булу кысаларында Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилинпредприятиеләргә һәм бизнеска агымдагы вәзгыятьтә оператив рәвештә куркынычларны исәпләргә һәм башка илләрдәге партнерлар белән килешергә кирәк, дип белдерде.
«Безгә оешмаларга һәм эшкуарларга оператив рәвештә куркынычларны исәпләргә һәм аларның кайда барлыкка килүен ачыкларга кирәклеген җиткерү мөһим. Моннан тыш, импортны алмаштыру белән бәйле чишелешләрне табу өчен дә вакыт кирәк, – диде ул. – Барысын да Россиядә эшләп булмыйдыр. Кооперация элемтәләре калачак, башка базарлар да булачак. «Без бу тарихи хәлдән, бу вәзгыятьтән файдаланырга һәм Россиядә җитештерүне үстерергә тиеш», – дип ассызыклады Максим Топилин.
Делегация визиты кысаларында «Химград» индустриаль паркы генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин2018 елда Технополисның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм программасында катнашуын хәбәр итте. Илкүләм проектта катнашу нәтиҗәсендә «Химград» Технополисы территориясендә 59 яңа предприятие барлыкка килде. Бүген индустриаль мәйданчык территориясендә барлыгы 360 резидент эшли, 2021 елда товар продукциясе күләме 57,8 млрд сум тәшкил итте. 2022 елда Технополис керемне 65 млрд сумга кадәр арттырырга планлаштыра.
Моннан тыш, Татарстан белән Үзбәкстан Республикалары арасындагы килешү кысаларында «Химград» Технополисы Ташкент өлкәсендә «Чирчик» индустриаль паркын төзүдә катнашты. Бу Татарстан компанияләренә продукцияне экспортлау мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм Көньяк Азия илләре базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы алга таба да, эшкуарларның проблемалары белән танышу һәм мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен, предприятиеләрдә күчмә киңәшмәләр үткәрергә планлаштыра.
«Бүген булган ярдәм чараларыннан файдалану бик мөһим. Чөнки һәр ярдәм чарасы аерым бер проблеманы һәм хәлне хәл итүне күздә тота. Без оператив штаб кысаларында бизнес белән аралашабыз, федераль һәм республика ярдәм чараларыннан максималь рәвештә файдалануны сорыйбыз», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.