Икътисад министрлыгы бизнеска кредит каникулы бирә

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Республика ярдәм чараларының кризиска каршы пакеты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы региональ Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды (Фонд) гамәлдәге микрозаймнар шартнамәләре буенча бизнеска кредит каникулы бирәчәк. Чара санкция басымының агымдагы шартларында бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Гамәлдәге микрозаймнар шартнамәләре буенча кредит каникулы заемчының үз йөкләмәләрен 6 айга кадәр (ташламалы чор) үтәүне туктатып торырга мөмкинлек бирә. Чара гариза бирү характерын йөртә, аны алу өчен Фондка 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Заемчы шулай ук йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору урынына күрсәтелгән срокта айлык түләүләрне шушы ук чорга – 6 айга кадәр киметүдән файдалана ала.

Каникул агымдагы елның 1 мартына кадәр төзелгән шартнамәләр буенча бирелә. Әлеге инструменттан РФ Хөкүмәтенең 337 номерлы карары белән расланган тармакларда эшчәнлек алып баручы эшкуарлар файдалана ала, анда 70 тән артык эшчәнлек төре кертелгән. Ярдәмнән төп ОКВЭД буенча да, күрсәтелгән эшчәнлек төреннән керем алуны документаль раслаганда да файдаланырга мөмкин.

Программа шартлары буенча, кичектерелгән процентлар суммасы, кредит каникулы тәмамланганнан соң, төп бурычка өстәлә, түләүләр графигы яңадан исәпләнә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан 82,07 млн сумга кредит каникулы бирүгә 29 мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән.

Программада катнашырга гаризаны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының электрон почтасына info@fpprt.ru сканерланган гаризаны җибәрү юлы белән бирергә мөмкин.

Барлык сораулар буенча Фондның региональ вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат «Минем бизнес» Үзәге сайтында урнаштырылган), шулай ук «кайнар линия» телефоны аша 8 (843) 524-90-90 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International