ТР Икътисад министрлыгында икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары вәкилләре катнашында узды.

Эшче төркем кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлешендәге сораулар буенча фикер алышулар дәвам итте:

- халыкны төп социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү;

- халыкны эш белән тәэмин итүне саклау;

- система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве;

- инвестиция проектларын тормышка ашыру;

- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.

Утырышта яңа кабул ителгән федераль ярдәм чаралары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында бизнесның катнашуы, инвестиция проектлары белән эшләү, Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогында эшләү турында фикер алыштылар, шулай ук Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләренең республиканың муниципаль берәмлекләрендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында чыгышлары тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International