ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисе «Капитал салу» дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) турында нигезләмәне раслады. Аны эшләтеп җибәрү капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзүне тизләтәчәк, шулай ук аларга ярдәмне гадиләштерәчәк.

Балаларны яклау көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы илкүләм проектлар кысаларында яшь татарстанлылар өчен ниләр эшләнүе турында сөйли.

Ял көннәрендә Казан урамнарында республика үзмәшгульләре продукциясе ярминкәләре узды. Россия эшкуарлыгы көненә багышланган чаралар Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән узды һәм төбәкнең 250 үзмәшгуленә ведомство тарафыннан бушлай тәкъдим ителгән сәүдә урыннарында һөнәрчелек продукциясен сатарга мөмкинлек бирде.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә салым органнары тарафыннан валюта законнары үтәлешен тикшерүгә мораторий кертелә. Ул 1 июньдә үз көченә керә һәм 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Камчатка крае Хөкүмәте Рәисе Евгений Чекин белән очрашты.

Татарстан 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру, дәүләт идарәсен цифрлаштыру, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан үсеше Стратегия 2030 белән билгеләнә, ул 2015 елда эшләнгән һәм республика законы белән расланган.

Очрашу ахырында төбәкләр вәкилләре эшләнгән тәҗрибәләр белән алмашырга кирәклеген билгеләделәр, шулай ук киләчәккә хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар.

РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко катнашындагы төбәкләр белән узган киңәшмәдә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә кул куюга дәгъва итә ала торган инвестпроектларның яңартылган параметрлары турында сөйләделәр. Комиссия утырышы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Бу ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк Гарантия фондының 10 ел эшләү дәверендә ел башына бирелгән поручительлекләр күләме буенча рекордлы күрсәткеч булып тора һәм, 2021 елның 1 июне белән чагыштырганда, поручительлекләр суммасыннан 60,5 % ка артып китә.

Эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру һәм балалар һәм яшьләр арасында уңай эшкуар образын булдыру өчен, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан агымдагы елда Татарстан Республикасының 12 мең укучысы, шул исәптән төбәкнең авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә белем алучылар өчен профориентацияләнгән проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


28
май, 2022 ел
шимбә

Оешмаларның яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистика чылбырларын кору, яңа сату базарларын эзләү, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын куллану буенча күрелгән чараларны исәпкә алып, дүрт ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 106,5 % дип бәяләнә, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасының ваклап сату сәүдәсе әйләнеше узган елгыга караганда 10 % ка кимеде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International