Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасының ваклап сату сәүдәсе әйләнеше узган елгыга караганда 10 % ка кимеде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге динамика, беренче чиратта, чит илдә җитештерелгән азык-төлек булмаган товарлар – автомобильләр, кәрәзле телефоннар һәм көнкүреш техникасы сатуның кимүенә бәйле.
Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, 19 апрельдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы параллель импорт өчен товарлар исемлеген раслады, аңа 90 нан артык категория, шул исәптән автомобильләр һәм запас частьләр, кием-салым, аяк киеме, фармацевтика продукциясе, көнкүреш техникасы һәм смартфоннар кертелгән,
«Дефицитны булдырмас өчен, Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына әлеге инструментны куллану мөмкинлеге турында мәгълүматны сәүдә предприятиеләренә җиткерергә кирәк», – дип хәбәр итте министр.
Аның сүзләренә караганда, республикада азык-төлек запаслары буенча хәл тотрыклы. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республиканы азык-төлек белән тәэмин итүне Оператив штабның Эшче төркеме даими контрольдә тора.