Капитал салуларны яклау һәм бүләкләү килешүе турындагы законга төзәтмәләр РФ Дәүләт Советының инвестицияләр буенча комиссиясенә тапшырылды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко катнашындагы төбәкләр белән узган киңәшмәдә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә кул куюга дәгъва итә ала торган инвестпроектларның яңартылган параметрлары турында сөйләделәр. Комиссия утырышы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Утырыш кысаларында «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында» 2020 елның 01 апрелендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законга һәм төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертүне раслауда катнашучы Россия субъектлары «пилот» исемлегенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында Федераль законга төзәтмәләр өстендә эшләү кысаларында республика тарафыннан база законына кертелгән үзгәрешләрнең агымдагы версиясендә исәпкә алынган кайбер тәкъдимнәр формалаштырылды.

Хәзерге вакытта кертелә торган үзгәрешләр озак вакытлы инвестицион планлаштыруның тагын да уңайлырак шартларын формалаштырырга һәм төзелә торган килешүләр кысаларында дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасында инвестиция стандартын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча Төбәк инвестиция стандартының барлык биш элементы расланды (Россия Икътисади үсеш министрлыгының 30.09.2021 елның 30 сентябрендәге 591 номерлы боерыгы белән расланган):

  1. Инвестиция декларациясе;
  2. Инвестиция үсеше агентлыгы;
  3. Инвестиция комитет;
  4. Инвестиция картасы;
  5. Инвестиция кагыйдәләре җыелмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International