ТР Икътисад министрлыгы оештырган ярминкәләрдә 250 үзмәшгуль үз продукциясен тәкъдим итте

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Ял көннәрендә Казан урамнарында республика үзмәшгульләре продукциясе ярминкәләре узды. Россия эшкуарлыгы көненә багышланган чаралар Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән узды һәм төбәкнең 250 үзмәшгуленә ведомство тарафыннан бушлай тәкъдим ителгән сәүдә урыннарында һөнәрчелек продукциясен сатарга мөмкинлек бирде.

26 – 29 май көннәрендә башкала халкы һәм кунаклары шәһәр урамнарындагы бәйрәм программасына кушыла һәм опен-маркетта җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып ала алдылар. Бөтен республикадан 250 экспонент үз продукциясен – гаилә агач эше остаханәләре эшләнмәләреннән алып, Буа оекбашлары һәм фермер продуктларына кадәр тәкъдим итте. Күргәзмәнең үзенчәлеге милли колоритлы эшләнмәләр – бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар иде. Алабуга, Алексеевск һәм башка районнарда яшәүче республикалылар үзләренең һөнәрчелек товарларын тәкъдим итте.

Ярминкәләр республиканың үзмәшгуль халкы өчен үз продукциясе турында сөйләү генә түгел, яңа клиентлар табу мөмкинлеген дә булды. Үзмәшгульләр өчен бушлай сәүдә урыннары бирелде, алар анда продукцияләрен тәкъдим итә һәм сата алдылар. Чаралар барышында катнашучыларның табышы 400 мең сумга якын тәшкил итте.

Чараны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырды. Вакыйга «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының илкүләм проекты ярдәмендә, Министрлык Эшкуарлыкка ярдәм итү буенча ведомствоара институтлар белән берлектә үзмәшгуль гражданнарны ташламалы финанслау, грантлар, поручительлекләр һәм уңайлы һәм ышанычлы бизнес алып бару өчен башка кирәкле ярдәм чаралары белән тәэмин итә.

Агымдагы елда ташламалы финанслау программасы санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү чараларының республика пакетына керде. «Үзмәшгульләр 2022» продукты 2 елга кадәр 500 мең сумга кадәр еллык 5,5 ташламалы процент ставкасын күздә тота һәм аннан Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән үзмәшгульләр файдалана ала.

Шулай ук агымдагы елда «һөнәри керемгә салым» түләүчеләр өчен укыту программалары саны артты, үзмәшгульләр продукциясен сату өчен ел дәвамында бөтен республика буенча, бушлай сәүдә урыннары биреп, ярминкә чаралары узачак, маркетинг ярдәме күрсәтелә һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетингка чыгарганда ярдәм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International