Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадтагы вәзгыять турында сөйләде

2022 елның 28 мае, шимбә

Оешмаларның яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистика чылбырларын кору, яңа сату базарларын эзләү, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын куллану буенча күрелгән чараларны исәпкә алып, дүрт ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 106,5 % дип бәяләнә, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр искә төшергәнчә, федераль Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планы кысаларында ярдәм итү буенча 7 федераль чара пакеты кабул ителгән. Шулай ук Республика Хөкүмәте республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыра.

«Яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистика чылбырларын кору, яңа сату базарларын эзләү, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын куллануны исәпкә алып, дүрт ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 106,5 % дип бәяләнә», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, нефть чыгару, энергетика, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә уңай динамика күзәтелә.

Шул ук вакытта апрель аенда тулаем төбәк продукты үсеше темпы акрынайды һәм узган елның шул ук аена карата 100,2 % тәшкил итте.

«Бу апрель аенда эшкәртү сәнәгате җитештерүе күләме һәм ваклап сату күләме кимү белән бәйле», – дип хәбәр итте министр.

Апрель аенда сәнәгать җитештерүенең түбәнәюенә иң зур йогынтыны түбәндәгеләр ясады: нефть эшкәртү 10 % ка кимегән, сәнәгать структурасында аның чагыштырма авырлыгы 21,5 % тәшкил итә; автотранспорт чараларын җитештерү– 27 % ка, сәнәгатьтә чагыштырма авырлыгы – 11 %; резина һәм пластмасса әйберләре җитештерү 12 % ка кимегән, аларның чагыштырма авырлыгы 4 % тәшкил итә.

«Агымдагы шартларда икътисадның тотрыклылыгын арттыру республиканың тулаем төбәк продуктының яртысын формалаштыручы система барлыкка китерә торган предприятиеләргә таянырга тиеш», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул ассызыклаганча, тармак министрлыкларына, предприятиеләргә, өзлексез эшне тәэмин итү максатыннан, гамәлдәге ярдәм чараларын нәтиҗәле куллануны дәвам итәргә кирәк.

«Барыннан да элек, мондый ярдәм чаралары система барлыкка китерә торган оешмаларның федераль исемлегенә кертелгән предприятиеләргә бирелә. Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча бу атнада республиканың тагын бер оешмасы – Казанэкспресс кертелде. Бүгенге көндә бездә республиканың 60 предприятиесе һәм оешмасы кертелгән», – дип хәбәр итте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International