Бу ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк Гарантия фондының 10 ел эшләү дәверендә ел башына бирелгән поручительлекләр күләме буенча рекордлы күрсәткеч булып тора һәм, 2021 елның 1 июне белән чагыштырганда, поручительлекләр суммасыннан 60,5 % ка артып китә.
Татарстан эшкуарлары 2022 ел башыннан 238 поручительлек алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40,8 % ка артык. Фонд хезмәтләреннән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җитештерү, төзелеш һәм логистика компанияләре, шулай ук башка тармаклар (сәүдә, хезмәт күрсәтү һ.б.) файдаланды. Бизнесның 89,9 % ы өчен финансларны җәлеп итү максаты әйләнештәге акчаларны тулыландыру булды.
«Гарантия ярдәме тиешле залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган. Фонд поручительлеге ярдәмендә ел башыннан Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре бизнесны үстерүгә 2,8 миллиард сумнан артык заем финанславын җәлеп итә алды. Санкцияләр шартларында эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Ярдәм 2022» яңа ташламалы продуктка ихтыяҗ аеруча зур. Быел без биргән йөкләмәләрнең яртысына якыны аның өлешенә туры килә», — дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Рөстәм Мөхәммәдшин.
Яңа ташламалы «Ярдәм 2022» продукты 2022 елның 15 мартыннан гамәлдә һәм санкция басымы шартларында эшкуарларга ярдәм итү чараларының республика комплексына керде. Бу продукт буенча ТР Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия түләүләре 2 тапкыр – 0,5 % ка кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Гариза бирергә һәм поручительлек бирү шартлары турында түләүсез консультацияне Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында яисә +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннарына шалтыратып алырга мөмкин.