Балаларны яклау көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы илкүләм проектлар кысаларында яшь татарстанлылар өчен ниләр эшләнүе турында сөйли.
Балалы гаиләләр – «Демография» илкүләм проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк проектының игътибар үзәге.
Ярдәмнең төп чарасы – ана (гаилә) капиталы, аны 2020 елдан башлап беренче балалары туган гаиләләр ала. Ана капиталы суммасы ел саен инфляция дәрәҗәсе нигезендә индексацияләнә.
Гаилә капиталыннан тыш, Татарстан Республикасында балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чараларының зур пакеты каралган. Агымдагы елда әлеге ярдәм чараларына 6,2 млрд сум бүленәчәк, шул исәптән:
28,5 мең гаилә беренче бала туганда (уллыкка алганда) түләүләр алачак;
120 мең ата-анага балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлеше компенсацияләнәчәк;
Авыл җирлегендә яшәүче 2 мең хатын-кыз беренче, өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак;
бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләр түләячәкләр;
3 яшькә кадәрге балаларны махсус туклану продуктлары белән тәэмин итәчәкләр;
«Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга – 10 мең сум, «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән ата-аналарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү биреләчәк.
Төрле категория түләүләр бирү – Россия илкүләм проектларындагы бердәнбер «балалар мәсьәләсе» түгел.
Яңа белем бирү инфраструктурасын булдыру, өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерү, колледжларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү, волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашу, патриотик тәрбия – бу «Мәгариф» илкүләм проектының төп инициативалары, аның чараларына 2022 елда Татарстанда 472 млн сум бүлеп биреләчәк.
Татарстан Республикасының төбәк инициативаларының берсе – Казан (Идел буе) федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында «Программа инженериясе» юнәлеше буенча белем алучы беренче-дүртенче курс студентларына тәкъдим ителә торган мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уку өчен ел саен грантлар бирү. Агымдагы елда әлеге грантларны бирүгә каралган гомуми сумма 22,7 млн сум тәшкил итә.
Грант алу өчен конкурс сайлавы турында мәгълүмат Татарстан Республикасында дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының рәсми сайтында digital.tatarstan.ru урнаштырыла.
Сәламәт яшь буынны тәрбияләү – «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» төбәк проектының төп бурычы, аны гамәлгә ашыру өчен балалар поликлиникаларында уңайлы урыннар булдырыла, балалар һәм ата-аналарның бергә булуын тәэмин итү өчен яңа балалар хастаханәләре төзелә, яшүсмерләргә профилактик тикшерүләр үткәрелә, перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә белгечләр квалификацияләрен күтәрәләр.
Музей, театрлар, күргәзмәләр, концертлар һәм үз илебезнең фильмнарын карау мөмкинлеген «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бирелә торган Пушкин картасы бирә. Пушкин картасын Россиянең 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы рәсмиләштерә ала, 2022 елда карта лимиты 5 000 сум тәшкил итә.
Шулай ук «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 12 – 17 яшьлек мәктәп укучылары «Геройлар иле» хәрби-патриотик лагереның бер сменасында җәен ике атналарын бушлай үткәрә алалар.
Ел саен мондый тематик сменалар уза торган төбәкләр үзгәрә. 2022 елның җәендә «Геройлар Иле» Татарстан Республикасында, Киров өлкәсендә, Удмуртия Республикасында, Самара өлкәсендә һәм Мордовия Республикасында үз флагын күтәрәчәк. Странагероев.рф сайтында әлеге проект, шулай ук катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга, сменалар графигы белән танышырга һәм гариза тапшырырга мөмкин.