Федераль ярдәм чаралары кысаларында узган атнада республика эшкуарлары тарафыннан 3,3 млрд сумлык 91 гариза бирелгән. Атна эчендә 1,2 млрд сумлык 47 гариза хупланды, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә.
Чит ил продукциясен сатып алу мәсьәләләрен хәл итү өчен чаралар арасында Өстенлекле продукциянең расланган исемлеге буенча чит ил сатып алуларына ташламалы кредит бирү программасы гамәлдә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 маендагы 895 номерлы карары). Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штабның эшче төркеме эшчәнлеге кысаларында төп чаралар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм Татарстан Республикасы эшкуарларына эшкуарлык өлкәсендәге эшләр торышын һәм санкция басымы шартларында аңа ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган чараларның торышын бәяләргә тәкъдим итәбез. Моның өчен сез түбәндәге сылтама буенча онлайн-сораштыру уза аласыз:
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 32,7 млрд сум күләмендә лимит билгеләнгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә.
Бүген, 2022 елның 3 июнендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы узды.
«Иннополис» МИЗыннан Татарстанның «Бипиум» ИТ-компаниясе CIPR Digital 2022 федераль премиясендә җиңде. Компания «Цифрлы трансформация лидерлары» номинациясендә бизнесны цифрлаштыру өчен иң нәтиҗәле карар өчен беренчелекне яулады. «Бипиум» конкурста Татарстаннан бердәнбер вәкил булды һәм Саклык банкы, Газпром һәм КУЭ Корпорациясе кебек эре уенчылар белән лидерлык өчен көрәште.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль районнар катнашында, урынга чыгып, икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышын үткәрде – ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт буенча комиссиясе рәисе Максим Топилин белән бергә Алабуга муниципаль районына эш визиты белән килделәр. Визит кысаларында оператив штабның эшче төркеме шәһәрнең система барлыкка китерә торган предприятиеләрендә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды, компанияләр җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.
Татарстан Республикасында яңа инвестиция проектларына ярдәм итү системасының барлык биш элементы – Төбәк инвестиция стандарты расланды һәм кертелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән «Эгида+» ГК ҖЧҖ ндә булды. Визит кысаларында икътисад министры компания җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.