Россиядә салым органнары тарафыннан валюта законнары үтәлешен тикшерүгә мораторий кертелә. Ул 1 июньдә үз көченә керә һәм 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, валюта законнарын үтәүгә кагылышлы контроль чараларның күбесе туктатылачак. Тикшерү барышында элегрәк 2022 елның 31 декабренә кадәр вакыты чыга торган хокук бозулар ачыкланган тикшерүләр искәрмә булып тора.
Бу очракта контроль чаралар тиешле хокук бозулар өлешендә дәвам итәргә мөмкин. Моннан тыш, мораторий 2022 елның 27 февраленнән соң кабул ителгән һәм дус булмаган дәүләтләрнең санкцияләренә җавап итеп махсус икътисади чаралар билгели торган норматив хокукый актларның үтәлешенә бәйле хокук бозуларга кагылмый.
Яңа карар шулай ук 2022 елның 1 декабренә кадәр резидент-гражданнар тарафыннан чит ил банкларында хисапларда акча хәрәкәте һәм банк счетын ачмыйча гына чит илгә акча күчерү турында 2021 ел өчен хисаплар тапшыру вакытын озайтуныне күздә тота. Бу карар хәзерге вакытта кешеләр илдән читтә урнашкан финанс оешмаларында кирәкле документлар һәм мәгълүмат алганда очраша торган кыенлыкларга бәйле.