Эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру һәм балалар һәм яшьләр арасында уңай эшкуар образын булдыру өчен, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан агымдагы елда Татарстан Республикасының 12 мең укучысы, шул исәптән төбәкнең авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә белем алучылар өчен профориентацияләнгән проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
2022 елның маенда 5-7 сыйныф укучылары өчен «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләнгән бизнес-симуляторда сайлап алу этабы узачак. Симулятор аналитика, аралашу һәм командалык итү күнекмәләре иң югары дәрәҗәдә булган кандидатларның эшкуарлык сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу талантларны билгеләүнең нәтиҗәле һәм объектив методы: бер яктан, бу мавыктыргыч уен, икенче яктан, эшкуарлык сәләтен үстерүнең яхшы ысулы. Нәтиҗәдә, 90 мең мәктәп укучысы арасыннан, «Мәктәп бизнес-старты» проектында алга таба катнашу өчен, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән12 меңе сайлап алыначак.
«Мәктәп бизнес-старты» һөнәри юнәлешле проекты 2022 елның октябрендә старт ала. Проект кысаларында сайлап алуны узган 12 мең егет һәм кыз эшлекле уенда катнашачаклар. Аның программасы 4 мәгълүмати-уен модуленнән тора: «Эшкуарлык һәм эшкуарлык эшчәнлеге», «Бизнес төзү», «Маркетинг һәм реклама», «Бизнес-проект».
Эшлекле уенның нәтиҗәсе, мәктәп компанияләрен алга таба формалаштыру өчен, 600 иң яхшы катнашучыны сайлап алу булачак, алар укуларын дәвам итәчәк. Укыту программасына түбәндәге темалар буенча теоретик һәм гамәли блоклар керәчәк:
Проект кысаларында мәктәп укучылары өчен гамәли эшкуарлык күнекмәләрен үзләштерү һәм мотивациягә ярдәм итү, шул исәптән Яңа ел Хәйрия ярминкәсендә катнашу, үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен сату мөмкинлеге булган чаралар каралган.
Проектның нәтиҗәсе иң яхшы мәктәп проектларын сайлап алу һәм бүләкләү булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2019 елдан башлап яшүсмерләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча мәгълүмати-уен курслары уздырыла, бу чорда катнашучы укучылар саны 3000 нән артып китте инде.
Балалар һәм яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча чаралар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.