Бизнес чит ил продукциясен сатып алу өчен 6,3 % белән кредитлар алырга мөмкин

2022 елның 4 июне, шимбә

Чит ил продукциясен сатып алу мәсьәләләрен хәл итү өчен чаралар арасында Өстенлекле продукциянең расланган исемлеге буенча чит ил сатып алуларына ташламалы кредит бирү программасы гамәлдә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 маендагы 895 номерлы карары). Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Үзәк Банкның агымдагы төп ставкасы – 11 %, ташламалы ставка 6,3 % тәшкил итә. Әлеге программа буенча банкларга агымдагы атнада республика предприятиеләреннән барлыгы 706 млн сумлык 2 гариза бирелгән.

Исемлеккә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе максатларында кулланыла торган чит ил продукциясе кертелгән. Шул исәптән, азык-төлек товарлары, дарулар, фармацевтика продукциясе, транспорт чаралары, төзелеш материаллары, төрле станоклар, авыл хуҗалыгы машиналары, электроника.

Моннан тыш, чит ил товарларын тәэмин итүгә ярдәм итү өчен критик яктан мөһим булган комплектлау әйберләре, җиһазлар – альтернатив логистик һәм финанс проходларын... куллану юлы белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы «Тышкы сәүдә эшчәнлеге мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аналитик үзәк» АКБО базасында Ситуация үзәге булдырылды. Әлеге үзәк бизнеска импортны алмаштыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтә: түләүләр, логистика, чит ил продукциясен сатып алу белән бәйле проблемалар.

Эш, әлеге ситуация үзәгенең партнер-банкларыннан файдаланып, бөтен дөнья буенча түләүләрне гамәлгә ашыру өлешендә һәр предприятие белән аерым алып барыла.

Гаризалар мессенджерлар аша 8968-406-76-60 телефоны буенча кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International