Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән «Эгида+» ГК ҖЧҖ ндә булды. Визит кысаларында икътисад министры компания җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.
«Эгида+» ГК ҖЧҖ Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә керә һәм эластик пенополиуретан, җиһаз тукымалары, җилем һәм йомшак җиһаз өчен комплектлау әйберләре җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе булып тора.
Компаниянең төп эшчәнлегенә йомшак җиһаз, матраслар, күн-галантерия продукциясе җитештерүчеләр өчен, шулай ук автомобиль сәнәгате өчен чимал һәм материаллар сату керә.
Татарстан предприятиесе Россия һәм БДБ илләрендә бизнесны 30 елга якын үстерә.
Визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятие җитәкчелеге белән, санкцияләрне исәпкә алып, ихтимал булган куркынычларны минимальләштерү буенча, шул исәптән импортны алмаштыру һәм дәүләт ярдәмендә катнашу өлешендә конкрет чаралар турында фикер алышты.