Федераль ярдәм чаралары кысаларында узган атнада республика эшкуарлары тарафыннан 3,3 млрд сумлык 91 гариза бирелгән. Атна эчендә 1,2 млрд сумлык 47 гариза хупланды, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә.
Республикада эшкуарлар тарафыннан барлыгы 56,3 млрд сумлык 4 188 гариза бирелгән, шулардан гомуми суммасы 30 млрд сумлык 1 714 гариза хупланган.
Республика ярдәм чаралары кысаларында узган атнада 75,4 млн сумлык 40 гариза бирелгән. Атна эчендә 30 миллион сумлык 22 гариза хупланган.
Атна дәвамында республика ярдәменә җәлеп итүгә Зәй, Әгерҗе, Арча, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнарында аеруча зур игътибар бирелә.
Икътисад министры, муниципалитетларга эшкуарларны мәгълүматлаштыру һәм җәлеп итү буенча даими рәвештә эш алып барырга кирәк, чөнки программалар буенча лимитлар бар әле, дип ассызыклады.