Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штабның эшче төркеме эшчәнлеге кысаларында төп чаралар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Икътисад министры хәбәр иткәнчә, республиканың азык-төлек базарындагы товар запаслары буенча хәл тотрыклы. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүне Оператив штабның Эшче төркеме даими контрольдә тора.
Система барлыкка китерә торган оешмаларда күчмә мониторинг дәвам итә. Предприятиеләрдә куркынычлар саклана. Атна эчендә республиканың система барлыкка китерә торган оешмаларның федераль исемлегенә кертелгән 6 предприятиесе каралды. Булган проблемалар буенча, гамәлдәге дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып, конкрет карарлар эшләнде.
Чит ил продукциясен сатып алу мәсьәләләрен хәл итү өчен чаралар арасында Өстенлекле продукциянең расланган исемлеге буенча чит ил сатып алуларына ташламалы кредит бирү программасы гамәлдә. Үзәк Банкның агымдагы төп ставкасы 11 %, булса ,ташламалы ставка 6,3 % тәшкил итә. Әлеге программа буенча банкларга агымдагы атнада республика предприятиеләреннән барлыгы 706 млн сумлык 2 гариза бирелгән.
Әйләнештәге акчаларны тулыландыруга ташламалы кредит бирү программасы буенча бер атна эчендә сәнәгать предприятиесеннән 5 млрд сумлык бер гариза кергән. Элек бирелгән гаризалар буенча 1,2 млрд сум тапшырылган.
Агымдагы атнада Республиканың маркетинг үзәгендә катнашу буенча Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы, Транспорт министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы ведомствосындагы система барлыкка китерә торган предприятиеләре җитәкчеләре өчен вебинарлар үткәрелде. 180 нән артык система барлыкка китерә торган оешма катнашкан, шуларның 70 % ы гына әлеге ресурс турында белә. Нәтиҗәдә, вебинардан соң РМҮ дә өстәмә 65 яңа система барлыкка китерә торган предприятие теркәлгән.
Элек сатып алына торган продукция каталогларын һәм импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәрне тулыландыру буенча эш дәвам итә. Бер атна эчендә элек сатып алына торган продукция исемлеге 3300 позициягә тулыланды, алмаштыру буенча тәкъдимнәр 1400 позициягә артты.
«РМҮ гә, шул исәптән кече һәм урта бизнесны җәлеп итү эшен дәвам итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр.
Муниципаль районнарга җиткерелгән РМҮ дә эшкуарлар табышы буенча еллык планны үтәү 51 % тәшкил итте.
Министр шулай ук бизнеска ярдәм итүнең федераль чараларын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. Узган атнада республика эшкуарлары тарафыннан 3,3 млрд сумлык 91 гариза бирелгән. Атна эчендә 1,2 млрд сумлык 47 гариза хупланган. Атна дәвамында федераль ярдәмгә җәлеп итүгә Зәй, Әгерҗе, Арча, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнарында аеруча зур игътибар бирелә.
Республика чаралары кысаларында узган атнада 75,4 млн сумлык 40 гариза бирелгән. Атна эчендә 30 миллион сумлык 22 гариза хупланган. Атна дәвамында республика ярдәменә җәлеп итүгә Зәй, Әгерҗе, Арча, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнарында аеруча зур игътибар бирелгән.
Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 32,7 млрд сум күләмендә лимит билгеләнгән. Шул исәптән май аенда «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында өстәмә рәвештә 3,0 млрд сум һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча 284,0 млн сум бүлеп бирелгән. Гомуми лимиттан 23,9 млрд сум контрактлаштырылырга тиеш, 508 контракт төзү планлаштырылган. Бүгенге көндә планлаштырылган сумманың 93 % ына контракт төзелгән, ә сан буенча 77 % контракт төзелгән.
Министр агымдагы шартларда планлаштырылган барлык чараларны да оператив рәвештә гамәлгә ашыру мөһим, дип өстәде. Төзелгән контрактларның булмавы федераль акчаларны Татарстан Республикасы бюджетына күчерүне акрынайта. Федераль штабларда кайбер төбәкләрдән милли проектларны тормышка ашыру өчен каралган контрактсыз чаралар буенча лимитларны резерв фондына алу турында күп тапкырлар тәкъдимнәр яңгырады инде.
«Шуңа бәйле рәвештә, профильле министрлыклардан хезмәттәшләргә бу эшне 1 июльдән дә соңга калмыйча төгәлләргә кирәк», – диде министр.
https://prav.tatarstan.ru/pressa/1video.htm/video/8180839.htm