Татарстан илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен өстәмә рәвештә 3,3 млрд сум акча алды

2022 елның 4 июне, шимбә

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 32,7 млрд сум күләмендә лимит билгеләнгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә.

Икътисад министры хәбәр иткәнчә, шул исәптән май аенда «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында өстәмә рәвештә 3,0 млрд сум һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча 284,0 млн сум бүлеп бирелгән.

«Агымдагы вәзгыятьтә илкүләм проектлар – ил Президенты куйган озак сроклы үсеш максатларына ирешүнең төп инструментларының берсе, ә төбәкләр өчен икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә акча җәлеп итү мөмкинлеге дә», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International