Татарстанда 2,4 млрд сумлык элеватор төзеләчәк

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстанда «Август-Агро» компаниясенең «Зөя-Ашлык продукты» ҖЧҖ элеваторы төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул шулай ук Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең (СММЛЦ) башка резидентларында – KazanExpress Татарстан интернет-ритейлерының яңа склад комплексында һәм «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ премиум-класслы тротуар плиткасы җитештерү заводында булды.

2,4 млрд сумлык «Зөя-Ашлык продукты» элеватор комплексы төзелеше буенча инвестицион проектны «Август-Агро» СММЛЦ резиденты компаниясе тормышка ашыра. «Август-Агро» компанияләр төркеме Татарстанда иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе һәм республикада 2018 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара.

Элеваторның проект егәрлеге бер үк вакытта берьюлы 112,5 мең тонна ашлыкны сакларлык булачак. Объектны урнаштыру урыны итеп СММЛЦны сайлау автомобиль, тимер юл һәм су транспорты белән ашлык логистикасын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. «Зөя-Ашлык продуктлары» элеваторының үзенчәлеге – сәгатенә югары тизлектә 700 тонна йөк озату булачак. Нәтиҗәдә, «елга-диңгез» судносына һәм тимер юл составына ашлык төяү вакыты 10 сәгатьтән дә артмаячак.

Төзелеш берничә этапта узачак. Беренче чиратны эшләтеп җибәрү 2023 елның сентябрендә булыр дип көтелә, проект көченә компания 2025 елда чыгарга планлаштыра. Проектны тормышка ашыру өстәмә рәвештә 90 га якын кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең гомуми мәйданы 244 га тәшкил итә, шуларның 110 гектарында шул исемдәге индустрия паркы урнашкан. Логистик үзәк «Яшел Үзән» ТОСЭР территориясендә төзелгән, ул сәнәгать һәм үсеш алган транспорт инфраструктурасына, шул исәптән тимер юллар, су юллары һәм автомобиль элемтәсенә дә ия. Моннан тыш, ТОСЭР статусы резидентларга федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексына дәгъва итәргә мөмкинлек бирә. Индустрия паркы территориясендә 3 резидент төзелеш эшләре алып бара инде.

KazanExpress Татарстан маркетплейсы фулфилмент-үзәкнең яңа складының беренче корпусын төзүне тәмамлый. Объектның төзелеш әзерлеге – 90 %. Компания мәгълүматларына караганда, 2022 елның өченче кварталында төзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Склад зонасында эчке капламаларны һәм стеллажларны җыюга керештеләр инде. Киенү-чишенү бүлмәләре, ашханә һәм хезмәткәрләр өчен офислар урнашачак административ блокта бизәкләү эшләре бара. Объектның файдалы мәйданы 120 мең кв. метр тәшкил итәчәк.

Яңа логоүзәкнең беренче чираты өч меңнән артык эш урыны бирәчәк. Алга таба 1 млн квадрат метр файдалы мәйданы булган тагын җиде склад корпусын төзү планлаштырыла.

Тагын бер резидент – «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ – премиум-класслы тротуар плиткасы җитештерү заводы төзү буенча 1,8 млрд сумлык инвестицион проектны тормышка ашыра. Резидент Россиядә тротуар плиткасы җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били торган «Выбор» ҖЧҖ компанияләр төркеменә керә. Объектның төзелеш әзерлеге 75 % тәшкил итә, аны тәмамлагач, 100 дән артык эш урыны булдырылачак.

«Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге» индустрия паркын ачу һәм алга таба үстерү Зеленодольск районы икътисады өчен драйвер булачак, муниципаль берәмлек халкын, маятник миграциясен кыскартып, югары технологияле эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Хәзер республика җитәкчелеге Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә индустрия паркының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү өстендә эшли. Шулай ук Министрлык сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International