Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында республика икътисадының тотрыклы үсеше буенча урынга барып эшче төркем утырышын уздырды – ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Яр Чаллыда булдылар, анда система барлыкка китерә торган предприятиеләрне карадылар, компанияләр җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар.
Визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия икътисадының система барлыкка китерә торган биш оешмасында – «КАМАЗ» ГАҖ, «НЧТЗ», «Хайер», «РИАТ» ААҖ, С. П.Титова исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында булды. Предприятиеләр, булган барлык ресурслардан файдаланып, продукция чыгаруны дәвам итәләр һәм дустанә булмаган илләрдән комплектлау әйберләре импортлауны алмаштыруның комплекслы программасын алып баралар.
Татарстан Республикасы икътисад министры билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда икътисад федераль һәм республика дәрәҗәсендәге система барлыкка китерә торган предприятиеләрнең өзлексез эшенә бәйле. Татарстанда барлыгы 332 система барлыкка китерә торган оешма бар, шул исәптән 60 ы федераль әһәмияткә ия. Алар республика икътисадының яртысын формалаштыралар.
Визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов җитештерүне локальләштерү һәм Россия тәэминатчыларына күчү планнарын тыңлады.
Предприятиеләргә визитлар икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штаб эше кысаларында уза. Оперштабның эш контурына предприятиеләрдә туган көнүзәк проблемалар буенча фикер алышу, ярдәм күрсәтү буенча чаралар эшләү керә.
«Агымдагы шартларда система барлыкка китерә торган предприятиеләрнең федераль ярдәм чараларын максималь рәвештә куллануы мөһим. Без бу ярдәм чараларының ничек тормышка ашырылуын һәм аларны ничек камилләштереп булуын карыйбыз», – дип ассызыклады министр.
Эшче төркем утырышы кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары, электрон сәүдәне үстерү һәм популярлаштыру, Республика маркетинг үзәге ресурсларында импортны алмаштыру эше турында фикер алыштылар.
Киңәшмәнең тагын бер мәсьәләсе – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, ял итү һәм экология туризмы өлкәсендә рекреация объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлегенең категориясен, рөхсәт ителгән җир кишәрлегеннән файдалану төрен үзгәртү.
Ахырда министр эшче төркем әгъзаларына икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча мәсьәләләрне контрольдә тотарга кушты: халыкны социаль яктан әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү; халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу; система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве; инвестиция проектларын тормышка ашыру; кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.