Стратегик инициативалар агентлыгы Бөтенроссия инклюзив практикаларны сайлап алуы башлану турында игълан итте. Тәкъдим ителгән практикалар әлеге яңа инициативаларны гамәлгә кертергә әзер булган бизнесны методологик яктан тәэмин итү өчен нигез булачак. Сайтта (https://smarteka.com/inclusive) конкурс шартлары белән танышырга һәм гариза тапшырырга мөмкин.
Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылган «һәркем өчен ачык» Бөтенроссия проектының максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә товарлар, хезмәт күрсәтүләр һәм сервислардан файдалану мөмкинлеген тагын да уңайлырак итү, шулай ук инклюзив бизнес берләшмәсен формалаштыру.
Милли инклюзив шартнамәгә кул куярга теләүче компанияләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне товарлар, хезмәт күрсәтүләр һәм сервислар белән тәэмин итү бурычының мөһимлеген һәм актуальлеген расларга, шулай ук документка кул куйганнан соң ел дәвамында инклюзив практикаларны гамәлгә ашыруда яки адаптацияләүдә катнашуга килешергә кирәк.
Эксперт жюрие конкурс йомгаклары буенча бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмаларның инвалидлар өчен товарлар, хезмәтләр һәм сервислардан файдалану мөмкинлеген арттыруга, аларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтүгә, компанияләрнең инклюзив корпоратив мәдәниятен һәм инклюзив белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы инклюзив практикаларын сайлап алачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертлар һәм практика хуҗалары белән берлектә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итү чаралары оештырылачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар биш номинация буенча кабул ителә:
«Универсаль дизайн»;
«Импакт»;
«Корпоратив сәясәт»;
«Инклюзив лидерлык»;
«Инклюзив белем бирү».
Стратегик инициативалар агентлыгы мондый тәҗрибәләрне сайлап алуны алып бара. Гаризалар «Смартека» платформасында биш номинация буенча кабул ителә: «Универсаль дизайн», «Импакт», «Корпоратив сәясәт», «Инклюзив лидерлык» һәм «Инклюзив белем бирү».
Иң яхшы практикалар ачык рәвештә басылып чыгачак, аларны кулланырга мөмкин булачак. Инклюзив эшчәнлеге көн тәртибендә булмаган, әмма инвалидлыгы булган кешеләргә товарлар, сервислар һәм хезмәт күрсәтүләрне җайлаштырырга әзер компанияләргә Агентлык иң кулай карарларны сайларга һәм аларны гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк. Сайлап алу нәтиҗәсе булып инклюзив бизнес бергәлеген формалаштыру торырга тиеш. Ул карта рәвешендә тәкъдим ителәчәк, анда «һәркем өчен ачык» принцибы буенча эшләүче һәм хезмәт күрсәтүче компанияләр һәм оешмалар билгеләнәчәк. Локаль бизнеслар бу берләшмәгә кушыла алачак, ә төбәк һәм муниципаль хакимиятләр – урыннарда инклюзив практикаларга ярдәм итә алачак.
«Һәркем өчен дә ачык» проекты турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга була.