Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Куйбышев һәм Горький тимер юллары, тармак министрлыклары, система барлыкка китерә торган предприятиеләр вәкилләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышның төп мәсьәләсе санкцияләр шартларында логистика белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү булды.
Эшче төркем утырышы кысаларында Куйбышев һәм Горький тимер юллары вәкилләре әлеге мәсьәләгә багышланган эшче төркемнең узган утырышы нәтиҗәләре буенча Горький тимер юллары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә предприятиеләрнең мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук предприятиеләрнең калган һәм яңа мәсьәләләрен хәл итү буенча тәкъдимнәр турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, хәзер Россия тимер юлларының төп максаты –предприятиеләр җитештерү мәсьәләләренә игътибар итә алсын, яңа логистика чылбыры төзи алсын өчен, оптималь логистика эшләү.
Утырышта предприятиеләрнең көнүзәк сораулары тыңланды, квалификацияле җаваплар бирелде һәм, әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары билгеләнде.
Моннан тыш, утырышта хезмәт базарындагы хәл һәм предприятиеләрнең импортны алмаштыруга ихтыяҗлар һәм импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәр буенча мәгълүматны Республика маркетинг үзәгенә кертүе, баланс комиссияләренең эш нәтиҗәләре һәм республика предприятиеләрен Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә кертү турында фикер алыштылар.