Мидхәт Шаһиәхмәтов «Буа» һәм «Актаныш» сәнәгать паркларын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, ТР Инвестиция-венчур фонды, «Татарстан проектлары» АҖ, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды хезмәткәрләре, район башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Утырышта тулыландыру түбән булган «Буа» һәм «Актаныш» сәнәгать паркларының алга таба үсеше каралды, шулай ук резидентлар куя торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасының 30 сәнәгать паркы ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Инвестиция үсеше агентлыгы кураторлыгына тапшырылды. Әлеге исемлеккә тулыландыру проценты түбән булган, үсеш нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итә торган сәнәгать парклары, шул исәптән «Буа» һәм «Актаныш» сәнәгать парклары керде.

Хәзерге вакытта «Буа» сәнәгать паркының йөкләнеше 26,2 % тәшкил итә, гомуми мәйданы 26,9 га, хәзерге вакытта 4 предприятие сәнәгать паркы резидентлары булып тора. Утырыш барышында Буа районы башлыгы Рәнис Камартдиновның сәнәгать паркының нәтиҗәлелеген арттыру өчен алып барыла торган агымдагы эш, резидентларның хәл ителергә тиешле мәсьәләләре турындагы доклады тыңланды. Район башлыгы сәнәгать паркы резидентлары – «Фиш» ҖЧҖ балык эшкәртү заводы, ШЭ Айзатуллинның бетон заводы, ШЭ Хәйруллин И.И. ИП балык җитештерү-үрчетү, Хәсәнов КФХсының катнаш азык заводы турында сөйләде.

Шулай ук Актаныш районы вәкилен дә тыңладылар. «Актаныш» сәнәгать паркы тутырылышы 20 % тәшкил итә, гомуми мәйданы 25,5 га. 2021 елда өстәмә рәвештә «База-746» сәнәгать паркының җир кишәрлекләре һәм «Сельхозтехника»ның элеккеге бинасы кертелгән. Сәнәгать паркы территориясендә 10 резидент эшчәнлек алып бара: «Табигый ресурслар» ҖЧҖ сөт эчемлекләре җитештерүе, «Аксол» ҖЧҖ солод җитештерүе, Гәрәев КФХ катнаш азык фасовкалау, ШЭ «Мансуров» агач эшкәртү, «Ремстрой» ҖЧҖ тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүе, «Агрегат заводы» КамАЗ өчен запас частьләр һәм детальләр җитештерүе һ. б.

Министр тагын бер кат сәнәгать паркларын үстерү буенча эшне активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте, сәнәгать парклары республикада яңа эш урыннары булдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә булыша. Утырыш барышында Икътисад министрлыгы тарафыннан мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде, кече һәм урта эшкуарлык өчен уңайлы булган дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International