ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, компанияләрнең гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерү өчен, экспресс-сервис эшләтеп җибәрде. Хәзер эшкуарлар бер клик белән поручительство алу мөмкинлеге турында белә алалар.
Предприятиене тикшерү өчен, оешманың ИНН ын Гарантия фонды сайтында урнаштырылган формага кертү дә җитә. Система автомат рәвештә компаниянең гарантия ярдәме алу шартларына туры килүен тикшерәчәк. Кирәкле критерийлар арасында түбәндәгеләр бар: компаниянең безнең республикада теркәлүе, башланган банкротлык, бетерү яки үзгәртеп кору процедураларының булмавы, бетерү яки үзгәртеп кору процедураларының булмавы, гарантия ярдәме бирү өчен тиешле эшчәнлекне гамәлгә ашыру.
Уңышлы тикшерүдән соң, сайтта, заем тибын һәм кредит суммасын сайлап, заем финанславын җәлеп итүгә гариза тутырырга мөмкин.
«Санкция басымы шартларында эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары буенча мәгълүмат агымына йөз тоту кыенрак. Яңа сервис аша поручительлек бирү мөмкинлеге турында гына белеп калмыйча, алдан гариза формалаштырырга һәм аны Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәгенә җибәрергә дә мөмкин. «Безнең белгечләр банкны сайларга һәм иң отышлы кредит продуктын сайларга ярдәм итәчәк, ә залог белән тәэмин ителеш тиешле дәрәҗәдә булмаган очракта, фондның поручительлек бирү шартлары турында сөйләячәкләр», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.
Эшкуарлар, QR-код буенча кереп, гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерә һәм поручительлеккә гариза бирә алалар.