25 июльдән Административ хокук бозулар турындагы Кодекста бизнеска административ йөкләнешне киметә торган үзгәрешләр үз көченә керә. Төзәтмәләр, кисәтүгә алыштырып, штрафны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Хәзер «хатага хокук» бөтен бизнеска, шул исәптән эре бизнеска һәм үзмәшгульләргә кагыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
Икътисади үсеш министры Максим Решетников 223-ФЗ кысаларындаэре компанияләрнең КУЭ субъектларыннан товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуы үсеше турында сөйләде. РФ Президенты йөкләмәсе буенча 2021 елда КУЭдан эре һәм төбәк заказчыларының мәҗбүри сатып алу квотасы 25 % ка кадәр арттырылган. Квота үтәлешен мониторинглауны «КУЭ» Корпорациясе башкара.
Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында видеоконференцэлемтә режимында эшче төркем утырышы узды
Елның беренче яртысында 3000 гә якын эшкуар Республика маркетинг үзәге (РМҮ) платформасында 85 млрд сум күләмендә табыш алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Төбәк проект офисы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Төбәк проект офисы утырышы узды, анда агымдагы елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Чаралар планына («юл картасы»на) үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 17 апрелендәге 768-р номерлы күрсәтмәсе белән Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү Стандарты расланды. Аның максаты – төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән чараларга системалы һәм бердәй якын килүне билгеләү.