Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Юл картасына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем утырышы узды

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Чаралар планына («юл картасы»на) үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кураторлык итә торган базарларда көндәшлекне үстерү максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә көндәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышын уздырды.

Әлеге утырышта Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелүе билгеләп үтелде Р оссия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк чараларын үзгәртү мәсьәләләре, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының төп күрсәткечләрен үтәү дә каралды,

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Юл картасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International