Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты һәм Татарстанда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оперштабның уртак утырышында катнашты

2022 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.

Анда шулай ук Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин, РФ сСнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаков, РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, статс-секретарь – РФ Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре катнашты. 

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Россиягә моңарчы күрелмәгән санкция басымы белән бәйле рәвештә, республикада кыска вакыт эчендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча план әзерләнде һәм Оператив штаб төзелде. Халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү программаларын саклап калу, яңа логистика һәм җитештерү чылбырларын булдыру аша система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве, шулай ук критик мөһим инфраструктураның эшчәнлеген тәэмин итү һәм яңа шартларда кече бизнеска ярдәм итү – беренче чираттагы бурычлар. 

ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, килеп туган икътисади вәзгыять химия, резина һәм пластмасса эшләнмәләр, автотранспорт чаралары җитештерү тармакларына зур йогынты ясаган. Әлеге юнәлешләрнең гомуми чагыштырма күләме республиканың сәнәгать җитештерүенең 28 % ын тәшкил итә. Моннан тыш, ваклап сату әйләнеше кимеде. Республика икътисадында аның чагыштырма авырлыгы 4 % тан артып китә. Бу шул исәптән азык-төлек булмаган товарлар сатуның кимүе белән дә бәйле. 

«Икенче яртыеллыкта, булган фаразлар буенча, чит ил комплект өлешләрен һәм чимал белән тәэмин итү, логистика, республика предприятиеләре куәтләрен экспортлау һәм йөкләү, инвестицион проектларны тормышка ашыруга йогынты ясый торган җиһазлар җитмәү куркынычы саклана. Федераль исемлеккә керүче система барлыкка китерә торган оешмаларның яртысы диярлек (60 ның 26 сы) мондый куркынычны күрсәтә. Алар республика икътисадының 30 процентын формалаштыралар. Аларда 105 мең кеше эшли. Һәм бу чиктәш тармакларга йогынты ясавын исәпкә алмыйча», – диде Алексей Песошин.

Кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә чит ил контрагентлары белән түләүләр үткәрү буенча кыенлыклар саклана. Моннан тыш, рубль курсы безнең товар җитештерүчеләр продукциясенең тышкы һәм эчке базарларда конкурентлыкка сәләтле булуына да тәэсир итә. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, комплекста әлеге факторлар хуҗалык итүче субъектларга сизелерлек йогынты ясый. «Оперштаб даими нигездә предприятие хезмәткәрләрен эштән азат итү мәсьәләләрен тикшерә. Тулы булмаган эш вакыты режимында 15 меңнән артык кеше, 3 меңнән артыгы – туктап тору режимында», – дип ассызыклады ул. 

Мондый шартларда предприятиеләр, Россиянең эре корпорацияләре «Газпром», «Лукойл», «Росатом» һәм «Транснефть» белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне дә кертеп, яңа кооперация элемтәләрен җайга салу буенча эш алып баралар. Россиянең башка төбәкләреннән компанияләр белән хезмәттәшлек итү буенча логистик чылбырларны үзгәртеп коралар, шулай ук яңа сату базарларын эзлиләр, шул исәптән дустанә илләрдән партнерлар катнашында.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, импортны алмаштыру өлешендә фәнни-белем бирү учреждениеләре һәм инжиниринг компанияләре белән эш алып барыла. Материаллар һәм компонентлар импортын алыштыру мәсьәләләре буенча республика җитештерүчеләре мәнфәгатьләрендә эш төркеме төзелде, аңа «СИБУР Холдинг», «КАМАЗ», «Татнефть», башка предприятиеләр һәм югары уку йортлары вәкилләре керде. 

Шул ук вакытта предприятиеләрнең өзлексез эшләве өчен кыска һәм урта сроклы перспективада федераль дәрәҗәдә өстәмә карарлар кабул итәргә кирәк, дип белдерде Татарстан Премьер-министры. Республика предприятиеләре белән тиешле тәкъдимнәр әзерләнде.

Максим Топилин үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген дөньяда барган үзгәрешләр фундаменталь характерда. Шуңа күрә элеккеге җайга кире кайту булмаячак. Бу, барыннан да элек, Россиянең сәүдә-икътисади эшчәнлегенә кагыла. «Һич тә элеккечә булмаячагын да аңларга кирәк. Без моңа кадәр тулы программа буенча экспорт юнәлешендә, күп санлы Европа партнерлары белән эшләдек – болай булмаячак. Барысы да үзгәргәнне аңларга кирәк», – дип ассызыклады Дәүләт Думасы Комитеты рәисе. 

Максим Топилин фикеренчә, бүген эчке ихтыяҗны стимуллаштыру һәм фәнни базаны үстерү мөһим. «Эчке ихтыяҗ гарантияләре кирәк. Моның өчен конкурс законнарына, корпоратив сатып алуларга үзгәрешләр кертү таләп ителә. «Бу технологияне корырга кирәк», – диде ул. – НИОКР темасы, фәнни эшләнмәләргә кертемнәр дә мөһим. Без аларны ничек стимуллаштырырга, аларны салым салудан ничек чыгарырга яки бу чыгымнарны ничек компенсацияләргә дигән тәкъдимнәрне карарга әзер».

Дмитрий Вахруков билгеләп үткәнчә, санкцияләр шартларында илебез җитештерүчеләре өчен яңа урыннар ачыла. «Импортка, шул исәптән логистик чикләүләр бар. Кайбер компанияләр китә. Продукциягә ихтыяҗ арта. Бу эчке базарны тәэмин итү буенча мөмкинлекләр, алар барлыкка килә һәм, алардан һичшиксез файдаланырга кирәк. Бу генераль максат – Россиядә тулы җитештерү чылбыры кысаларында өстәмә кыйммәтнең максималь күләмен саклап калу», – диде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары. 

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген махсус икътисади зоналар эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнә. Аерым алганда, МИЗ аша тотрыклы кооперация чылбырларын үстерү моделен эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International