Икътисади үсеш министры Максим Решетников 223-ФЗ кысаларындаэре компанияләрнең КУЭ субъектларыннан товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуы үсеше турында сөйләде. РФ Президенты йөкләмәсе буенча 2021 елда КУЭдан эре һәм төбәк заказчыларының мәҗбүри сатып алу квотасы 25 % ка кадәр арттырылган. Квота үтәлешен мониторинглауны «КУЭ» Корпорациясе башкара.
«Бүгенге көндә заказлар узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 % ка күбрәк урнаштырылган", — дип сөйләде министр.
КУЭданН сатып алуларның иң зур үсеше текстиль продукциясе сегментында күзәтелә – узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 6 тапкырга арткан. Кием, шул исәптән махсус кием сатып алу 5 тапкыр арткан. Эре компанияләрнең КУЭдан авыл һәм урман хуҗалыгы, автомобиль юллары төзү һәм төзекләндерү өчен машиналар һәм җайланмалар сатып алуы шактый артты.
«Без КУЭ өчен керү мөмкинлеген ачу сәясәтенең эшләвен күрәбез. Әмма корпорацияләрнең үз процедуралары һәм кагыйдәләре бар. Кече һәм урта бизнес, әлбәттә, аларның катлаулылыгын билгеләп үтә. Мәгълүмат бирергә кирәк. «КУЭ» Корпорациясе базасында махсус үзәк эшкуарларга ярдәм итәчәк, аңлатмалар бирәчәк. Якын арада МСП.РФ порталында компанияләр соратуларына онлайн-режимда җавап бирәчәк хезмәтне эшләтеп җибәрәчәкбез», – дип сөйләде Максим Решетников. Министр билгеләп үткәнчә, әлеге Цифрлы платформа эшкуарлар өчен барлык федераль һәм төбәк дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат чыганагы булачак.