ТР Икътисад министрлыгы гавами консультацияләр үткәрә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә.

Проект тексты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Документлар» - «Җайлау йогынтысын бәяләү» - «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар проектлары буенча гавами консультацияләр» бүлегендә танышырга мөмкин.

Сезне гавами фикер алышуларда катнашырга һәм проект буенча үз фикерегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Elmira.Sharafieva@tatar.ru электрон адресына 2022 елның 5 августына кадәр җибәрергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International