Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге яңа эш башлаучы эшкуарларны һәм үз бизнесларын ачарга теләгән гражданнарны «Эшкуар әлифбасы» дигән 5 көнлек тренингта катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Министрлык карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге илнең әйдәп баручы маркетплейсларына чыгуга һәм эшләүгә багышланган «Идеядән сатуга кадәр» онлайн-форумнары сериясен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы белән берлектә төбәк эшкуарлары белән Социаль эшкуарлыкка багышланган ачык очрашу-әңгәмә үткәрәчәк.
Бүген Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчелеге Марий Эл Республикасы сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Станислав Крылов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Эшлекле визитның темасы –преференциаль территорияләрне үстерү, эшкуарлыкка һәм инвестпроектларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе, шулай ук «Импортны алмаштыру үзәге» функционалы белән танышу.
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр" республика суперсервисында онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар.
РФ Икътисади үсеш министрлыгының дәүләт корпорациясе 2021 ел өчен моношәһәрләр рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иң яхшы унлыкка, социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәтеп, Татарстанның 2 шәһәре – Яр Чаллы һәм Менделеевск керде. Чара катнаш форматта Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында узды, Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.
28 һәм 29 июльдә Татарстанда республика экспортерлары өчен «Экспортның финанс инструментлары» темасына семинар узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра.
2022 елның 15 июлендә 2022 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә Конкурс игълан ителде.
2022 елның 28 июлендә 10.00 сәгатьтә «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен «2022 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс үткәрү үзенчәлекләре» темасына семинарга чакыра. Семинар Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт (Татарстан Халыклары дуслыгы йорты) адресы буенча узачак.
ВЭБ.РФ 2021 ел өчен моношәһәрләр рейтингына йомгак ясаячак. Иң яхшы унлыкка югары дәрәҗәдә социаль-икътисади үсешкә ирешкән шәһәрләр керде. Чара Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында катнаш форматта узачак (турыдан-туры һәм онлайн катнашу).