Елның беренче яртысында эшкуарлар РМҮ ресурсларында 85 млрд сум күләмендә табыш алдылар

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Елның беренче яртысында 3000 гә якын эшкуар Республика маркетинг үзәге (РМҮ) платформасында 85 млрд сум күләмендә табыш алды.

Республика маркетинг үзәге Дәүләт заказы агентлыгының федераль электрон сәүдә мәйданчыгы базасында Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән оештырылды һәм эчке ихтыяҗны стимуллаштыру инструменты булып тора.

Моннан тыш, РМҮнең сатып алу модуле намуслы көндәшлекле мохитне үстерү һәм мәшгуль булмаган инвестицион юнәлешләрне билгеләү инструменты булып тора.

Шулай ук РМҮ базасында, санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен, «Импортны алыштыру үзәге» оештырылды һәм уңышлы эшләп килә. Аның механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

«Импортны алмаштыру үзәге» кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирүче җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен тәкъдимнәрне  үз эченә ала һәм ике бүлектән тора.

Беренчесе – «Элек сатып алына торган продукция реестры». Реестр җитештерүчеләргә һәм сатучыларга импортны алмаштыра торган шундый ук продукция җитештерү турында мәгълүматны анализларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә реестрга продукциянең 142 меңнән артык номенклатур позициясе кертелгән инде.

Икенчесе – «Алмаштыру буенча тәкъдимнәр». Бүлек җитештерүчеләр һәм сатучыларның кирәкле продукция белән тәэмин итү турындагы тәкъдимнәрен тупларга һәм продукция исеме, җитештерүче адресы, ил төбәге һәм башкалар буенча мәгълүматны системага салырга мөмкинлек бирә. Хәзер ул 126 меңнән артык позициядән тора. 

«Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы Республика маркетинг үзәге сайтында ирекле файдалануда: http://rmcrt.ru/index.html

ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен атнага 2 тапкыр бушлай укыту семинарлары үткәрү режимы кертелде. Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган.

Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы «кайнар линия» телефоны аша тәүлек буе эшкуарларга Төбәк маркетинг үзәге ресурсларында эшләү мәсьәләләре буенча һәрьяклы ярдәм күрсәтә: 8 800-700-98-73.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International