Вебинар 22 июльдә онлайн-форматта узачак. Вебинар трансляциясе ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының ВКонтакте рәсми берләшмәсендә оештырылачак.
Федерация Советында Россия Федерациясендә санкция басымы шартларында махсус икътисади зоналарга ярдәм итүгә багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Киңәшмә РФ икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Кравченко җитәкчелегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашты.
11 июльдән 15 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы, ТР Төзелеш, рхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча эшче төркем утырышы узды.
2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан үзмәшгульләре ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондыннан 20 млн сумга якын финанс ярдәме алды.
Татарстан эшкуарлары өчен Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) Экспорт мәктәбе түләүсез алты тематик семинар уздырачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының Икътисадыисәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм тармак министрлыклары, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышын уздырды.
Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында – 2 меңнән артык. Республика контроль органнары тарафыннан 2022 елның 1 яртыеллыгында үткәрелгән тикшерүләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,3 тапкырга кимегән.
«Россия почтасы» сатучылар өчен эре онлайн-мәйданчыклар складларына кадәр товарлар китерү сервисларын эшләтеп җибәрде. Хезмәт 75 шәһәрдә, шул исәптән дүрт зонага бүленгән Татарстан Республикасында да бар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары резидентлары өчен дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыра, шуларның иң танылганы – «Төзелеш» займы. Бу хакта бүген журналистларга «Теләче» сәнәгать паркына матбугат-туры вакытында сөйләделәр. ММЧ вәкилләре резидент компанияләр эше белән таныштылар. Предприятиеләр, икътисади вәзгыятькә һәм санкция басымына карамастан, җитештерүне киңәйтә.
Бүген, 2022 елның 13 июлендә, кече нефть компанияләре белән кече нефть компанияләре һәм күзәтчелек органнары арасында барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча чираттагы очрашу булды.