Кече бизнес өчен административ җаваплылыкны йомшарту дәвам итә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

25 июльдән Административ хокук бозулар турындагы Кодекста бизнеска административ йөкләнешне киметә торган үзгәрешләр үз көченә керә. Төзәтмәләр, кисәтүгә алыштырып, штрафны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Хәзер «хатага хокук» бөтен бизнеска, шул исәптән эре бизнеска һәм үзмәшгульләргә кагыла.

Димәк, эшкуарны беренче кагыйдә бозган өчен штрафка тартмыйлар, бары кимчелекләрен генә күрсәтәчәкләр һәм аларны бетерү өчен вакыт бирәчәкләр. Чара дәүләт яки муниципаль контроль (күзәтчелек) барышында ачыкланган хокук бозуларга гына кагыла.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары агымдагы елның мартында ук «хатага хокук» алды. Административ йөкләнешне киметү турындагы төзәтмәләрне КУЭ Корпорациясе һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшкуарлык бергәлеге катнашында эшләделәр. Ул вакытта кече предприятиеләр – юридик затлар өчен штрафларны киметү кагыйдәләре билгеләнде, «бер тикшерү –бер санкция» принцибы беркетелде һәм хокук бозган өчен икеләтә җаваплылык бетерелде. Элегрәк җәза вазыйфаи затка да, юридик затка да кагыла иде.

Яңа төзәтмәләр кисәтү белән генә чикләнә алмаган очракларда штраф күләмен сизелерлек киметә. Мәсәлән, «хатага хокук» кагыйдәсе, кагыйдә бозу нәтиҗәсендә зыян китерелгән яки көндәшлек чикләнгән очракта, кагылмый.

Закон бозу нәтиҗәләрен булдырмый калган яки зыянны каплаган эшкуарларга мөмкин булганча минималь күләмдә штраф билгеләнәчәк. Кагыйдә контроль (күзәтчелек) барышында ачыкланган закон бозудан килгән зыянны ирекле рәвештә каплаган яисә бетергән эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына кагыла.

Шулай ук карар чыгарылган көннән 20 көн эчендә штраф түләгәндә 50 % күләмендә ташлама кертелә. Ташлама контроль барышында ачыкланган барлык хокук бозулар өчен (кайбер статьялардан тыш) гамәлдә була.

Тагын бер төзәтмә җәза срогын кичектерүгә кагыла. Хәзер штраф түләү, административ кулга алу яки махсус хокуктан мәхрүм итү турындагы карарның үтәлешен ярты елга кадәр кичектерергә мөмкин. Элек максималь кичектерү бер ай иде. Йомшарту бизнеска мәҗбүри түләүләр буенча касса өзеклекләреннән һәм кичектерүләрдән качарга, сезонлы эшләрне вакытында тәмамларга һ. б. ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International