Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында видеоконференцэлемтә режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвешкә күчерү турында, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогында эш турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында, МСП.РФ Цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру, сәнәгать паркларын тутыру буенча башкарылган эш, минималь хезмәт хакы күләменнән түбән хезмәт хакы түләүче оешмалар белән башкарылган эш турында чыгыәш ясадылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турындагы доклады тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International