2022 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп Насыйбуллина Гүзәл Илдар кызы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны Россия Федерациясе территориясендә 2022 ел азагына кадәр узачак күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуларын финанслый.
Инновацияләргә ярдәм фонды үткәрә торган «Старт-1» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Кече инновацион предприятиеләр 4 млн сумга кадәр грант ярдәме ала алалар.
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, пилот кысаларында, бизнесны дистанцион тикшерү өчен яңа технология башлап җибәрә. Карарны тәкъдир итү Калугада узган «Цифрлы эволюция» Бөтенроссия форумында узды. Пилот проектында катнашучы беренче төбәкләрнең берсе Татарстан булды.
Кече һәм урта бизнеска инвестиция максатларына 3-4,5 % белән акча алырга мөмкинлек бирә торган яңа ташламалы кредит продукты бирелә башлады. Тиешле карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә куела торган мәҗбүри таләпләрнең актуальләштерелгән җыелма исемлеге урнаштырылды
ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 августындагы 1712-р номерлы боерыгы нигезендә Айрат Дөлфәт улы Шәмсиев Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп билгеләнде. Элегрәк ул ТР икътисад министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
Казанда күптән түгел «Чүп-чарсыз Россия» эко-кушымтасы эшли башлады: проект, икенчел тормыш бирү өчен, чүп-чарны җыю һәм сортларга аеру максатларында булдырылды. Проектның максаты: Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында экологик аң формалаштырырга мөмкинлек бирә торган уңайлы кросс-платформа сервисын булдыру һәм халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыю процессына җәлеп итү.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 млрд сум каралган.
2022 елның беренче 7 аенда ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм республиканың эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән гражданнарына 11 меңнән артык хезмәт күрсәтте.