Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны Россия Федерациясе территориясендә 2022 ел азагына кадәр узачак күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуларын финанслый.
Күргәзмәгә кую Татарстан эшкуарлары продукциясен сату буенча сәүдә территорияләрен алга таба киңәйтү өчен яңа потенциаль клиентлар, дистрибьюторлар эзләргә ярдәм итә.
Күргәзмәләрдә коллектив яки шәхси стенд составында катнашырга мөмкин. ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге теркәлү җыемы, күргәзмә мәйданын арендага бирү һәм җиһазлар өчен түләячәк.
Гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасы аша гына кабул ителә.
Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы уңайлы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.
Гариза бирү өчен, коммерция тәкъдимен яки күргәзмәне оештыручыдан бәя расшифровкасы белән исәп-хисапны теркәргә кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Алдагы күргәзмәләрРоссиядә Архангельск өлкәсендә сентябрь аеннан башлап ел ахырына кадәр узачак.
Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
• «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;
• Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).
• ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның https://fpprt.ru/ «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).