Татарстан Икътисад министрлыгында министрның яңа урынбасары билгеләнде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

2022 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп Насыйбуллина Гүзәл Илдар кызы билгеләнде.

Моңа кадәр Г.И. Насыйбуллина шул ук дәүләт органында проект эшчәнлеге һәм милли проектларны гамәлгә ашыруны координацияләү бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде.

2012 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча «Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе» Югары дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлый. 2017 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика конкурсы лауреаты булды. 2021 елда Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары резервын әзерләү программасы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте һәм ведомство бүләкләре бар.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфасына Шәмсиев Айрат Дөлфәт улы билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International