Татарстанның үзмәшгульләре быел ярминкәләрдә 16 млн сумнан артык акча эшләгән

2022 елның 9 сентябре, җомга

Ел дәвамында бөтен республика буенча кече һәм урта эшкуарлыкның милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм төбәкнең Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган үзмәшгульләр продукциясе һәм хезмәтләре ярминкәләре узды. Махсуслаштырылган ярминкәләр үзмәшгульләргә 16 млн сум акча эшләргә мөмкинлек бирде.

Ярминкәләр республиканың 800 дән артык үзмәшгуль халкы өчен үз продукциясе турында сөйләү генә түгел, яңа клиентлар табу мөмкинлеген дә булды. Алар өчен бушлай сәүдә урыннары бирелде, анда алар продукцияләрен – агач, күн эшләнмәләрен, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләрен, фермер продукциясен, уенчыкларны, өй декоры әйберләрен, шулай ук юридик, полиграфия, мәгариф һәм башка хезмәтләр тәкъдим итә һәм сата алдылар.

Моннан тыш, төбәктә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә прилавкасы буенча Россия рекорды куелды – 245,5 метр. Рекорд Республика көнендә Татарстанның 300 дән артык һөнәрчесе катнашында масштаблы ярминкәдә теркәлде. Шул ук вакытта аларның табышы ярминкә өчен рекордлы күрсәткечләргә ирешеп, 4 млн сумнан артып китте.

Республика үзмәшгульләре продукциясен таныту өчен, ярминкәләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә инде 4 ел рәттән үткәрелә. Киләсе ярминкә 17 – 18 сентябрьдә булачак. Катнашучыларга шулай ук Фәннәр академиясе янында җиһазландырылган бушлай сәүдә урыннары биреләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан 2019 елда эксперимент сыйфатында махсус салым режимы – «Һөнәри керемгә салым» кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, республиканың үзмәшгульләре уртача суммасы 1,5 мең сум булган 40 миллионнан артык чек тапшырды. Аларның суммар кереме 60 миллиард сумнан артып киткән.

Ярминкәдә катнашуга гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында 17-18 сентябрь көннәрендә онлайн режимда бирергә мөмкин. Ярминкәдә катнашу бушлай.

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, консультация алырга мөмкин.

Хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын кысаларында күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International