Республика банкларына ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча 2,8 млрд сумнан артык суммага 24 гариза бирелгән

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кризиска каршы федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча республика банкларына 2,8 млрд сумнан артык суммага 24 гариза бирелгән. Бу хакта муниципаль берәмлекләр катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында сөйләделәр.

Утырышта муниципаль берәмлекләрнең РФ КУЭ Цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру, Саба һәм Әлки районнарының сәнәгать паркларын үстерү, инвестицион климат торышының Милли рейтингы күрсәткечләренең берсе буларак дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Баулы районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International