Татарстанда маркетплейсларга чыгуга багышланган семинарлар узачак

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган «Интернет-сәүдә: уңышка юл» дип аталган бушлай укыту семинарлары циклын уздырачак.

Электрон сәүдә өлкәсендәге экспертлар, шулай ук чакырылган спикерлар эшләп килүче E-соммегсе каналларының үзенчәлекләре һәм интернет-сатуны үзләштергән җирле эшкуарлар мисалында сатуны арттыру мөмкинлекләрен һәм инструментларын күрсәтәчәкләр.

Укыту семинары яңа сату каналларын эзләүче товарлар яки хезмәтләр җитештерүче юридик һәм физик затлар һәм үз бизнесын ачу турында уйлаучылар өчен файдалы булачак.

Беренче семинар Түбән Кама шәһәрендә 14 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Лемаев скверы 4, Халык иҗаты йорты адресы буенча үткәреләчәк.

Шулай ук күчмә семинар Яшел Үзәндә 16 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Төзүчеләр ур., 32 адресы буенча узачак. Мәдәни үсеш үзәге.

Яр Чаллыда семинар 21 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә узачак.

Йомгаклау чарасы Казанда 23 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Пушкин ур., 18 адресы буенча узачак.

«Минем бизнес» үзәгеннән семинарларда катнашу өчен КУЭ.РФ сайтында теркәлү узарга кирәк. Теркәлү өчен ннструкция сылтама буенча урнаштырылган.

Маркетплейсларга чыгу программасы турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 222-92-22телефонына шалтыратып белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International