«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарлары өчен ил буенча бизнес-миссияләр оештыра

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыкарамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге хәзерге икътисади шартларда импортны алмаштыруны актив үстерә. Россия төбәкләренә бизнес-миссия оештыру бу максатларда ярдәм итүнең бер төре булып тора.

Санкция басымы шартларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен, Үзәк илнең төрле төбәкләренә бизнес-миссияләр оештыра, анда потенциаль сатып алучылар белән танышу өчен эшлекле B2B очрашулары, проектларны һәм, үзебездә җитештерелгән товар белән тәэмин итүчеләрне һәм яңа дилерларны җәлеп итеп, төбәк сату-алу базарларына чыгу мөмкинлекләрен тәкъдир итү үткәрә.

Уңышлы сөйләшүләр өчен, Үзәк белгечләре эшкуарларга сатыла торган коммерцияле тәкъдимнәр яки презентацияләр әзерләүдә булышачаклар.

Хәзер «Минем бизнес» үзәге эшкуарларга эшлекле визит өчен регионнарны билгеләүдә уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Моның өчен сылтама буенча кыска анкета тутыру җитә. Сораштыру 2022 елның 12 сентябренә кадәр дәвам итә.

Ярдәм мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенең түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;

•          Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).

•   ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның https://fpprt.ru/ «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International