ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Михаил Мишустин капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында килешүләр төзүне яңадан торгызу өчен карарны имзалады. Бу механизмга инвестиция циклын яңадан эшләтеп җибәрүдә төп рольләрнең берсе бирелгән. Ул инфраструктурага һәм эшкуарлык эшчәнлеге шартларын тотрыклыландыруга киткән чыгымнарны каплауны тәкъдим итә.


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. 

Россия Федераль салым хезмәте сервисы иминият кертемнәрен түләүне озайтуны ачыкларга ярдәм итә.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның социаль һәм яшь эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан 500 мең сумга кадәр грантлар ала алалар.

2022 елның 19 сентябреннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләре тарафыннан кулланылган электр энергиясе өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә башлый.

Россиядә барлык предприятиеләр өчен – 2022 ел ахырына кадәр, IT-өлкә предприятиеләре өчен өч ел дәвамында бизнесны тикшерүгә мораторий гамәлдә. 2022 елның 1 октябреннән шикаять бирү процессы гадиләштерелде. Хәзер мөрәҗәгатькә Дәүләт хезмәтләре порталында гади электрон имза салырга мөмкин. Элегерәк юридик затлар көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланырга тиеш иде.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кризиска каршы яңа федераль ярдәм чарасы – 3-4,5 % ка кредит бирү ташламалы программасын, шулай ук гамәлдәге республика финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары турында Россия 24 телеканалы эфирында 13 сентябрьдә 8.00, 17.30 һәм 21.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләячәк.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә 2021 елда кулланылган электр энергиясе чыгымнары өчен түләү чыгымнары өлешен каплауга субсидия бирәчәк. Ярдәм чарасы Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә тормышка ашырыла.

«Тикшерелгән бизнес» интернет порталында эшкуарлар өчен «Үзара элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлады. Ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча кыска анкета.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Икътисад үсеше министрлыгы һәм VK Россиянең барлык төбәкләрендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасын озайталар. Программаның төп бурычлары: эшкуарларныж һәм үзмәшгульләрнең цифрлы грамоталылыгын арттыру һәм бизнесны үстерү һәм таныту өчен технологияләр белән эшләүдә ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International