Россиядә сәнәгать ипотекасы программасы –предприятиеләргә сәнәгый җитештерүне гамәлгә ашыру өчен күчемсез милек сатып алуга ташламалы кредитлар бирү программасы старт ала. Яңа ярдәм коралы параметрларын раслый торган карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Сәнәгать ипотекасы программасы кысаларында кредитлар еллык 5 % ташламалы ставка буенча җиде елга кадәр биреләчәк. Технология компанияләре өчен ставка тагын да түбәнрәк – еллык 3 % лы булачак.
Кредитның максималь зурлыгы 500 млн сум тәшкил итәчәк.
Сәнәгать ипотекасы программасын эшләтеп җибәрү турында Михаил Мишустин 5 сентябрьдә вице-премьерлар белән киңәшмәдә игълан итте. Хөкүмәт Рәисе сүзләренчә, бу механизм сәнәгый җитештерүне киңәйтүгә генә түгел, икътисадның башка өлкәләрендә дә уңай үсешкә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Яңа коралга ихтыяҗ булуы бик ачык, бизнес аның белән кызыксына», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.