Август уртасыннан Татарстан Республикасында КУЭга ярдәм буенча милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында социаль эшкуарлар өчен «Яхшы Эш» дигән бушлай онлайн-курс узды. 5 сентябрьдә бизнес-яклау узды, анда 40 катнашучы үз проектларын эксперт комиссиясе алдында тәкъдим итте. Барлык катнашучылар да курсны узу турында билгеләнгән үрнәктәге документ алдылар.
Уку нәтиҗәләре буенча, быел эшкуарлар, үз бизнесларын гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен, 500 мең сумга кадәр грант алга гариза бирергә планлаштыралар. Ярдәмгә тиешле гаризалар укыту программасында остазлар ярдәме белән формалаштырылды. Дәүләттән финанс ярдәмен бинаны арендага алу яки ремонтлау, җиһазлар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка эшкуарлык максатларына юнәлтергә мөмкин булачак.
Шулай ук 3 атна эчендә катнашучылар социаль юнәлешле бизнеска ярдәм итү чараларын тикшерделәр, социаль проектларны эшләргә, төзергә һәм төрергә өйрәнделәр. Интернет-маркетинг нигезләрен, шәхси бренд төшенчәсен һәм социаль бизнеста стратегик планлаштыруны үзләштерделәр.
Проектларны яклауда комиссия экспертлары катнашучыларның социаль юнәлешле бизнес алып бару турындагы актуаль сорауларына җавап бирделәр. Курс экспертлары һәм остазлары:«Мозаика-republic» балалар бакчасы идарәчесе Диләрә Гайнетдинова, «Эшкуарлык фабрикасы» Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе директоры Илнур Зиннуров, «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖнең сертификатлы тренеры Михаил Унтура, Казан шәһәре буенча эшкуарлыкны үстерү буенча вәкаләтле вәкил Михаил Кузнецов һәм башкалар.
Комиссиягә үз кейсларын тәкъдим иттеләр: Гөлнара Сираҗиева – «Мәктәпкә барырга телим!» 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен класс проекты, Алсу Хәйрдинова – «Стоп Угроза» балалар куркынычсызлыгы мәктәбе, Лилия Тәхаветдинова – каникул чорларында мәктәп яшендәге балалар өчен «Новаторы» ял итү-үсеш клубы, Наилә Хәйруллина – сәламәтлекләре чикле балалар өчен сенсор интеграциясе методикасы буенча җиһазлар кертә торган нейропсихология кабинеты һәм башкалар. Шулай ук уенчыклар, авазларны әйтүдә җитешсезлекләре булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логопед кабинетлары, кече күкрәк балалары өчен йөзү үзәкләре булдыру буенча һәм күп кенә проектлар каралды.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МККнең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылды.