Татарстан эшкуарлары тикшерүгә мораторийны бозу турында Дәүләт хезмәтләре аша шикаять бирә алалар

2022 елның 9 сентябре, җомга

Тикшерүләргә мораторий гамәлдә булу чорында Татарстан Республикасы эшкуарларының Дәүләт хезмәтләре федераль порталының «Бизнесны яклау»бүлеге аша (knd.gosuslugi.ru) планлы тикшерүләр уздыруга тыюны бозу факты буенча шикаять бирү мөмкинлеге барлыкка килде.

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә.

Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча берничә ысул белән мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

Бизнес вәкилләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгының махсус булдырылган электрон почта адресына proverki.net@economy.gov.ruяза, тикшерүче карары белән килешмәгән очракта – РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша судка кадәр шикаять бирү системасы буенча шикаять бирә ала.

Шулай ук хәзер махсус «Бизнесны саклау» бүлегендә түбәндәгеләрне эшләргә мөмкин:

• Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать итәргә һәм мөрәҗәгатьнең статусын тикшерергә;

• РФ Генераль прокуратурасының интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә;

• тикшерү нәтиҗәләре буенча шикаять бирергә яки мөрәҗәгать җибәрергә;

• Сезнең юридик затны яки ШЭне тикшерүләр турында тулы мәгълүмат табарга;

• тикшерү яки профилактик визит нәтиҗәләре буенча фикер калдырырга.

Моннан тыш, эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль сервислары эшли.

КУЭ Корпорациясенең «Сервис 360°» ресурсы аша, corpmsp.ru/360 сайтында форманы тутырып, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сервис дәүләт ярдәме чаралары, санкцияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында белергә, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шикаять җибәрергә яки фикер калдырырга мөмкин.

Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре турында «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы бизнеска оператив мәгълүмат бирә. Provbiz.ru сайтында типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар, шулай ук хокук бозуларны булдырмау буенча гамәли тәкъдимнәр бар. Тикшерү факты буенча яисә консультация алу өчен кайнар линия номеры 8-800 222 37 22 аша яки сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мораторий гамәлдә булган вакыт эчендә эшкуарлардан аны бозу факты буенча шикаятьләр күрсәтелгән каналларның берсеннән генә дә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International