ТР Икътисад министрлыгында кулланылган электр энергиясе өчен түләү буенча чыгымнар өлешен каплауга гаризалар сайлап алу башлана

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

2022 елның 19 сентябреннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләре тарафыннан кулланылган электр энергиясе өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә башлый.

Гаризалар 2022 елның 19 сентябреннән 18 октябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга: 9:00 дән 16:45 кә кадәр, төшке тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ да түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 5 кат, 521 каб. эл. адрес: crppmsp.rt@tatar.ru.

Сайлап алу турында тулырак мәгълүматны https://mert.tatarstan.ru/meropriyatiya-po-predostavleniyu-iz-byudzheta-6210449.htm сылтамасы буенча кереп карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International